- әфтияк
- иск. 1. Җидедән бер өлеш 2. Коръәннең җидедән бер өлеше, аерым китап рәв. кечкенә форматта төпләнеп йөртелә. ӘФТИЯК КАЛЫНЛЫГЫ – Бик юка. ӘФТИЯК ИҖЕГЕ – Иске ысул белән укыганда, хәреф танып бетергәч тә башлана торган дәрес. ӘФТИЯК СҮРӘСЕ – Әфтиякне иҗек белән үткәч башланган иҗексез уку
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.